Татар халык шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) Казан губернасы Кушлавыч авылында туган. Аның балачагы татарлар өчен газиз булган, сихри гүзәл табигатьле Казан артында уза.

Шагыйрь иҗатында, бигрәк тә туган авылы, туган тел турындагы «Туган тел», «Туган авыл», «Казан һәм Казан арты», «Ел фасыллары», «Исемдә калганнар», «Шүрәле» һ. б. кебек шигырь, повесть һәм әкиятләрендә, туган як табигатенең матурлыгы, авыл кешеләренең көнкүреше, аларның көндәлек хезмәте һәм бәйрәмнәре чагылыш тапкан.

Музейда балалар өчен уен мәйданчыгы – музейга әти-әниләре, әби-бабайлары белән килгән балалар өчен дә, балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәп укучыларыннан торган төркемнәр өчен дә бертигез мөмкинлекләр тудырылган интерактив экспозиция зонасы ул.

Биредә бөек шагыйрьнең балачак дөньясы – XIX гасыр ахыры – ХХ гасыр башындагы татар авылының көнкүреше, балалар уенчыклары, халык бәйрәмнәре белән танышырга мөмкин. Г. Тукайның балачагы турындагы белемнәрне танылган татар рәссамнарының әсәрләренә нигезләп эшләнгән электрон буяу китабы тулыландыра.

Залны бизәгәндә шагыйрьнең туган авылы күренешләре кулланылган. Мәйданчыкта әкият персонажлары белән бергә вакыт буенча сәяхәт кылырга, мастер-классларда һәм музей дәресләрендә катнашырга, төрле телләрдә Габдулла Тукайның китапларын укырга, татар халык киемнәрен киеп фотога төшәргә мөмкин.

Биредә Тукай әкиятләре буенча мультфильмнар карау, уен формасында әкият геройлары белән танышу күздә тотыла.

Кызыклы уеннар һәм интерактив программалар ярдәмендә балалар Татарстан тарихы һәм мәдәнияте, татар халык әкиятләре һәм җырлары, Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты турында яңа белемнәр алачак, ә мастер-класслар һәм дәресләр яңа күнекмәләрне ныгытырга мөмкинлек бирәчәк.