2014 елның 10 июнендә Г. Тукай әдәби музеенда “Сабантуй мизгелләре” исемле күргәзмә ачу тантанасы узды. Күргәзмә Г. Тукай әдәби музееның ачылуына 28 ел тулу уңаеннан оештырылды.

Краски Сабантуя
Краски Сабантуя

Габдулла Тукай әдәби музее татар дөньясының мәдәният учагы булып яшәвен дәвам итә: биредә төрле яшьтәге кунаклар өчен экскурсияләр, әдәби очрашулар, кызыклы лекцияләр, балалар өчен Г.Тукай әсәрләре персонажлары белән музыкаль тамашалар һ.б. чаралар еш уза. Узган елгы “Берзаман бардым печән базарына…” дип аталган күргәзмә Г. Тукайның “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” әсәренә нигезләнсә, чираттагы күргәзмә татар халкының милли бәйрәме – “Сабантуй”ны чагылдыра.

Сабантуй бәйрәме – татар халкының милли бәйрәмнәренең берсе. Гасырлар дәвамында милләт тормышында яшәп килгән бу күркәм йола Г. Тукайның “Исемдә калганнар” (1909) әсәрендә дә ачык сурәтләнә: “Бер яктан сабан туе башлыгы да, кулына бер таяк башына чүпрәк таккан әләм тотып, өй саен яулык, ситса кебек нәрсә җыеп йөри иде. Без, яланаяклы малайлар, аның артыннан бер дә калмыйча җөгерә идек. Чүпрәкләр, яулыклар җыелып тәмам булгач, бөтен авыл халкы: хатын-кызы, бала-чагасы болынлыкка төштеләр. Көрәшләр, узышулар башланды…”.

Краски Сабантуя
Краски Сабантуя

Күргәзмәдә танылган рәссамнарның Сабантуй бәйрәме чагылыш тапкан сәнгать әсәрләре урын алды. Биредә Равил Заһидуллин, Рафаэль Баһаветдиновның Милли музей фондларында саклана торган әсәрләре белән беррәттән, Зөфәр Гыймаев, Канәфи Нәфыйков, Илдус Мортазин, Рушан Шәмсетдинов, Заһир Хәкимов, Булат Гыйльванов, Земфира Бикташева һәм башка рәссамнарның шәхси тупланмаларыннан алынган хезмәтләре тәкъдим ителде.

Күргәзмә ачылышында шагыйрьләр, Г. Тукай исемендәге бүләк ияләре Ренат Харис, Роберт Миңнуллин, Мөхәммәт Мирза, галимнәр Марсель Бакиров, Нурмөхәммәт Хисамов чыгыш ясады.

Музей кунаклары Г. Камал театры артисты Фәнис Җиһанша башкаруында Г. Тукайның “Исемдә калганнар” повестеннән өзек тыңлады. Татарстанның халык артисты Мингол Галиев, яшь җырчы Гөлнара Хәйруллина чыгышлары кичәне җыр белән баетты.

Краски Сабантуя