2014 елның 21 мартында Г. Тукайның Казандагы әдәби музеенда Халыкара шигърият көне уңаеннан “Шигърияткә чикләр юк” дип аталган әдәби-шигъри чара узды.

Поэзия без границ
Поэзия без границ

Г. Тукай әдәби музеенда шигърияткә багышланган күптөрле чаралар уза. Шигърият бәйрәменең чираттагысы аеруча үзенчәлекле иде: ул шигъри диалог формасына, импровизация алымына юнәлтелде. Импровизация – әзерлексез, башкарганда иҗат ителә торган сәнгать төре. Ул сәнгатьнең шигърият, музыка, бию, театр өлкәсендә күзәтелә. Кайбер төрки халыкларда шигъри импровизация жанры шактый актив. Мәсәлән, казахларда һәм кыргызларда сүз сәнгатенең бу төре – әйтес, башкортларда әйтеш дип атап йөртелә, аларга төрле уен кораллары ярдәмендә музыкаль бизәк өстәлү дә хас. Бу халыкларда сүз сәнгатенең әлеге төре белән бәйле кайбер чаралар бүген дә күркәм бер традиция булып яшәвен дәвам итә.

Поэзия без границ
Поэзия без границ

Шигъри импровизациядә бүгенге татар поэзиясе вәкилләре – Нәҗибә Сафина, Фәйрүзә Мөслимова, Гөлзадә Бәйрәмова, Гөлнур Корбанова, Халисә Ширмән, Рифат Сәлах чыгыш ясады. Чараның беренче өлеше яз темасына багышланды. Икенче өлештә Г. Тукай шәхесенә, иҗатына мәдхияләр яңгырады. Өченче өлештә фәлсәфи шигырьләр тыңланды. Кичә Г. Тукайның “И туган тел” җыры белән тәмамланды.