Г. Тукай әдәби музее
Музей хезмәтләре прейскуранты

Хезмәтләр

Музей хезмәтенең бәясе (сумнарда)

Керү билеты

Льготалы керү билеты

100,00 сум / 1 кешедән

50,00 сум / 1 кешедән

Экскурсия (керү билеты бәясеннән башка)

* экскурсиянең дәвамлылыгы 1 акад./сәг.

10 кешедән күбрәк төркемнәр өчен

 

100,00 сум / 1 кешедән

Индивидуаль экскурсия (керү билеты бәясеннән башка)

* экскурсиянең дәвамлылыгы 1 акад./сәг

10 кешедән азрак төркемнәр өчен

700,00
Иске татар бистәсе буйлап җәяүле экскурсия

10 кешедән күбрәк төркемнәр өчен

Индивидуаль

* экскурсиянең дәвамлылыгы 2 сәг.

300,00 сум / 1 кешедән

2500,00

Җәяүле экскурсия

«Безнең өчен изге йорт…»

*продолжительность экскурсии 1 акад./час

10 кешедән күбрәк төркемнәр өчен

10 кешедән азрак төркемнәр өчен

 

200,00 сум / 1 кешедән

1500,00

«Шагыйрь бишеге» автобус экскурсиясе

20 кешедән күбрәк төркемнәр өчен

* экскурсиянең дәвамлылыгы 8 сәг.

800,00 сумнан артык / 1 кешедән

Музей-педагогик һәм тематик дәресләр, музей чаралары, музей бәйрәмнәре (интерактив программалар, квестлар һ.б)

«Шүрәледә кунакта»

«Сезне Мияубикә чакыра»

«Әлифба бәйрәме»

«Сабантуй бизәкләре»

Музейдан читтә оештыру

* экскурсиянең дәвамлылыгы 1 акад./сәг.

 

200,00 сум / 1 кешедән

250,00 сум / 1 кешедән

Балалар өчен «Бу Казанда хуп-хуп эшләр күп торыр…» музей студиясе

1 занятиягә керү

7 занятиягә абонемент

* экскурсиянең дәвамлылыгы 1 акад./сәг.

200,00 сум / 1 кешедән

700,00 сум / 1 кешедән

«Исемдә калганнар» музей дәресе

* экскурсиянең дәвамлылыгы 1 акад./сәг.

150,00 сум / 1 кешедән

 

Лекцияләр (керү билеты бәясеннән башка) 10 кешедән күбрәк төркемнәр өчен

 

Тукай әкиятләренә сәяхәт

Тукай юлы: шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты

Габдулла Тукай фоторәсемнәрдә

Шагыйрь мәхәббәте

Тукай һәм театр

Габдулла Тукай һәм Камил Мотыйгый

* экскурсиянең дәвамлылыгы 1 акад./сәг.

 

Музейдан тыш мәйданнарда

 

100,00 сум / 1 кешедән

 

 

 

150,00 сум / 1 кешедән

Консультацияләр

1 акад./сәг.

700,00
«Ашкынамын мәңгелеккә» күчмә планшет күргәзмәсен вакытлыча күрсәтү хезмәте

(бәягә транспорт хезмәте кертелмәгән)

500,00 сум / 1 көн

күрсәтү

Музей интерьерларында фотога һәм видеога төшү

ах (1 сәг.)

 

3000,00

 

Музей буенча экскурсия

 

Бәясе:

— 10 кешедән күбрәк төркемнәр өчен — 1 кешедән 200,00 сум

— индивидуаль экскурсия — 700, 00

Дәвамлылыгы – 45 мин.

Экскурсия Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты, мемориаль әйберләре, үзе исән чакта чыккан китаплары белән таныштыра, ХХ гасыр башы Казан шәһәренең мәдәни тормышы турында мәгълүмат бирә.

 

Музей шәһәр экскурсияләре оештыра

Бәясе:

— 10 кешедән зуррак төркемнәр өчен – 1 кешедән 300,00 сум

— 10 кешедән азрак төркемнәр өчен — 2500, 00

Дәвамлылыгы – 2 сәг.

«Нурлы Казан»

«Нурлы Казан» җәяүле экскурсиясе Казандагы Г. Тукайга бәйле тарихи урыннар белән таныштыра.

«Иске татар бистәсе: тарихы һәм бүгенгесе»

Бу җәяүле экскурсия Казанның иң борынгы өлеше – Иске татар бистәсе буенча уздырыла. Экскурсия вакытында бистәдә урнашкан татар сәүдәгәрләренең йортларын, мәчет-мәдрәсәләрне һәм башка тарихи һәйкәлләрне күрергә, аларның тарихы белән танышырга мөмкин. Казанның гына түгел, ә бөтен татар халкының мәдәни һәм рухи үзәкләреннән саналган Иске татар бистәсе ничек үзгәргән һәм аның бүген нинди үзгәрешләр кичерүе кебек сорауларга бу сәяхәт вакытында җавап табарга мөмкин.

«Тукай эзләре буйлап»

Җәяүле экскурсия Казанның Иске татар бистәсендәге Г. Тукайга бәйле тарихи урыннар белән таныштыра.

«Безнең өчен мәңге изге йорт…»

Бәясе:

— 10 кешедән зуррак төркемнәр өчен – 1 кешедән 200,00 сум

— 10 кешедән азрак төркемнәр өчен — 2500, 00

Дәвамлылыгы – 45 мин.

Экскурсия элеккеге «Болгар» номерлары кунакханәсенең беренче катында урнашкан «Безнең өчен мәңге изге йорт…» экспозициясе буенча уздырыла. Биредәтатар халык шагыйре Габдуллы Тукай яшәгән 40 бүлмәнең шартлы интерьеры торгызылган. Экскурсия барышында бу йортның тарихы белән дә танышырга мөмкин.

Шәһәрдән читтә экскурсияләр

 

 

«Шагыйрь бишеге»

«Шагыйрь бишеге» музей маршруты Татарстандагы Г. Тукай белән бәйле урыннарны таныштыруны максат итеп куйгансигезсәгатьлек экскурсия. Ул Г. Тукайның Казандагы әдәби музеенда башлана. Аннан сәяхәт Г. Тукайның туган ягына Казан артына дәвам итә. Экскурсия вакытында Әтнә туган якны өйрәнү музее, Кушлавыч авылында Тукаевлар гаиләсе музей-йорты, Кырлайда Г. Тукайның дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексы һәм Сәгъди йорты белән танышырга мөмкин.

Бәясе — 800,00 сумнан артык / 1 кешедән

Дәвамлылыгы — 8 сәг.

Музей бәйрәмнәре

 

 

Бәясе (музей эчендә) — 1 кешедән 200,00 сум

(музейдан читтә) – 1 кешедән 250,00 сум

Дәвамлылыгы – 45 мин.

«Әлифба бәйрәме»

Музей бәйрәме 1 сыйныф укучыларының тәүге дәреслеге тәмамлануга багышлана. Программада шигырьләр, җырлар, викториналар, шагыйрьнең әкият геройлары белән уеннар тәкъдим ителә.

«Шүрәледә кунакта»

“Шүрәледә кунакта” — мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балалары өчен (6-12 яшь) мавыктыргыч музей бәйрәме. Габдулла Тукайның танылган герое — Шүрәле белән бергә балалар тылсымлы әкият дөньясына сәяхәт итәләр: уеннар уйныйлар, кроссворд чишәләр, мавыктыргыч сорауларга җавап эзлиләр.

«Сабантуй бизәкләре»

«Сабантуй мизгелләре» музей бәйрәме татар халкының милли бәйрәме Сабантуйның тарихы һәм традицияләрен яңарта. Бәйрәм барышында Габдулла Тукайның авылдагы бәйрәм хакындагы хатирәләре белән танышырга, төрле ярышларда катнашырга, татар халык биюләрен һәм уеннарын өйрәнергә мөмкин.

 

«Сезне Мияубикә чакыра»

Театральләштерелгән музей бәйрәме мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм 1-5 сыйныф укучылары өчен тәкъдим ителә. Бәйрәм песиләргә һәм Г. Тукайның “Мияубикә” шигыренә багышлана. Программада: викториналар, табышмаклар, хәрәкәтле уеннар, ярышлар, биюләр һәм сөтле чәй.

Балалар өчен

«Бу Казанда хуп-хуп эшләр күп торыр…» музей студиясе

Бәясе:

— абонемент буенча 7 занятиегә 1 кешедән 700,00 сум

— 1 занятиегә керү билеты 1 кешедән 200,00 сум

Дәвамлылыгы – 45 мин.

Балалар өчен музей студиясе программасы Г.Тукай әдәби музее экспозициясенә һәм экспонатларына нигезләнеп төзелгән. Абонемент буенча мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм башлангыч сыйныф укучылыры өчен 7 очрашу уздырыла. Занятиеләргә әти-әниләр белән килергә дә мөмкин.

Студия занятиеләре рус һәм татар әдәбияте, тарих, музыка буенча мәктәптә белем бирү программалары белән яңгыраш таба. Программа балаларның белемен тирәнәйтергә һәм киңәйтергә ярдәм итә. Кулланыла торган материал тәрбияви максатларны да күздә тота. Студиядә занятияләр вакытында сюжетлы, рольле һәм хәрәкәтле уеннар уздырыла, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә игътибар бирелә.

Музей дәресе

«Исемдә калганнар»

Музей дәресе Г. Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик повесте буенча 5-7 сыйныф укучылары өчен уздырыла. Дәрес Г. Тукайның балачак хатирәләре, татар авылының көнкүреш әйберләре, повесть буенча язылган сәнгать әсәрләре белән таныштыра.

Бәясе – 150,00 сум / 1 кешедән

Дәвамлылыгы – 45 мин.

Лекцияләр

Бәясе (музей эчендә) — 1 кешедән 100,00 сум

(музейдан читтә) — 1 кешедән 150,00 сум

Дәвамлылыгы – 45 мин.

«Тукай әкиятләренә сәяхәт»

Лекция мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп укучылары өчен тәкъдим ителә. Анда музей һәм шагыйрьнең балачагы турында мәгълүмат бирелә. Электрон презентация ярдәмендә шагыйрьнең әкиятләренә экскурс ясала. Балалар өчен әсәрләр иҗат иткәндә Тукайның халык авыз иҗаты җәүһәрләренә таянуы аңлатыла. “Шүрәле” балетыннан музыка яңгырый, Тукай әкиятләре буенча кроссворд тәкъдим ителә, уеннар уйнала.

«Тукай юлы: шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты»

Лекция Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыра. Электрон презентация шагыйрьнең шәхси әйберләре белән танышырга мөмкинлек бирә.

«Габдулла Тукай фоторәсемнәрдә»

Лекция Г. Тукайның ТР Милли музее, ТР Милли архивы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты фондларында сакланып калган аз санлы фотографияләре белән таныштыра, аларның ясалу тарихын яктырта.

Алар арасында Г. Тукайның Җаекта төшкән беренче фотографияләре, аның дан-шөһрәт казанган дәверендә ясалганнары һәм соңгы көннәрендә төшерелгәннәре дә бар.

«Шагыйрь мәхәббәте»

Тукайчы галимнәр һәм чордашлары Г. Тукайны мәхәббәт шигырьләре язарга Зәйтүнә Мәүледова илһамландырган дип саныйлар. Лекция барышында шагыйрьнең сөю-мәхәббәт лирикасына, якын дуслары һәм замандашларының бу мәхәббәт тарихына бәйле истәлекләренә мөрәҗәгать ителә. Лекция Г. Тукайның яшерен мәхәббәт тарихы турында сөйли һәм әзерләнгән электрон презентация күрсәтелә.

«Тукай һәм театр»

«Театр яктылыкка, нурга илтә» лекциясе беренче татар артистлары Г. Кариев, С. Гыйззәтуллина-Волжская, “Сәяр” труппасы актерлары белән Г. Тукайның үзара мөнәсәбәтләренә багышлана. Лекция төрле елларда Казан театры сәхнәләрендә Г. Тукай образы бирелеше белән дә таныштыра.

«Габдулла Тукай һәм Камил Мотыйгый»

Лекция татар вакытлы матбугаты оешу тарихы, Г. Тукайның нәшир, язучы һәм артист Камил Мотыйгый белән хезмәттәшлеге хакында сөйли.

Адрес: 420022, Россия, Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Г.Тукая ур., 74

Телефон: +7(843)590-86-67, +7(843)590-86-68

Музейның эш сәгатьләре:

Сишәмбе, чәршәмбе, шимбә, якшәмбе — 10.00 – 17.00

Пәнҗешәмбе – 13.00 – 20.00

Җомга – 10.00 – 17.00

Дүшәмбе – ял көне