20 мартта Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты Рәдиф Гаташның мәктәп укучылары белән очрашуы узды.

21 март – Халыкара шигърият көне. Бу көнне Халыкара шигърият көне итеп билгеләп үтү турында карар 1999 елда ЮНЕСКО Генераль ассамблеясының 30 нчы сессиясендә кабул ителә. Беренче тапкыр поэзия көне 2000 елның 21 мартында ЮНЕСКОның Париждагы штаб-фатирында һәм Мәскәүдә уза. Г. Тукай әдәби музее бу көнгә аерым игътибар юнәлтә: ул көнне биредә экскурсияләр генә түгел, кызыклы очрашулар, шагыйрьләр катнашында әдәби кичәләр уза.

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ белән очрашу “Без – 41 нче ел балалары” девизы белән уздырылды. Рәдиф Гаташ – сугыштан соңгы елларның шатлыгын да, авырлыгын күргән шәхес. Һәм бу еллар белән бәйле истәлекләр, хатирәләр – хәзерге буын өчен олы хәзинә.

Без кечкенә чакларда кешеләр бер-берсенә үтә дә ярдәмчел, дустанә мөнәсәбәттә иделәр. Шул хисләр, үзара җылылык сугыштан соң булган авырлыкларны җиңәргә ярдәм иткәндер дә” – дип искә алды шагыйрь балачак елларын. Укучыларны да үзара дус булып яшәргә, бер-береңне хөрмәтләргә чакырды. 

Шагыйрь килгән кунакларның күпсанлы сорауларына да җавап бирде, шигырьләрен укыды, китапларын бүләк итте.

Габдулла Тукай әдәби музее: 293-17-50

Редакция-нәшрият бүлеге-матбугат үзәге: 292-32-18