2015 елның 24 апрелендә Г. Тукай әдәби музеенда китап күргәзмә-ярминкәсе узды. Чара 23 апрель – Бөтендөнья китап көненә багышланды.

23 апрель көнен Халыкара китап көне итеп билгеләп үтү турындагы карар ЮНЕСКО тарафыннан 1995 елда кабул ителә. Әлеге бәйрәм мәдәни мирасны саклаучы һәм баетучы булган китап дөньясына игътибар юнәлтүне максат итә. Бу көн китапның мәдәниятне үстерү, баету юнәлешендә әһәмиятле роль башкаруын тагын бер кат ассызыклый.

Музейда беренче тапкыр оештырылган күргәзмә-ярминкәдә Татарстан китап нәшрияты, “Җыен” фонды, “Китаплар дөньясы” кибетләр челтәре, “Ихлас” һәм башка шәхси нәшриятлар үз продуктларын тәкъдим итте.

Тәкъдим ителүче китаплар арасында Габдулла Тукай әсәрләрен, Бөек Ватан сугышына багышланган басмаларны, дини әдәбият, татар китабы үрнәкләрен сатып алу мөмкинлеге тудырылды.

Китап күргәзмә-ярминкәсендә “Мин кулыма китап алам” акциясе дә уздырылды. Акциядә Габдулла Тукай иҗатын сөючеләр чыгыш ясады. Алар шагыйрьнең шигырьләрен төрле телләрдә башкарды. Күргәзмә-ярминкә ахырында Г. Тукай әдәби музее буйлап экскурсия дә оештырылды.

Габдулла Тукай әдәби музее: 293-17-50

Редакция-нәшрият бүлеге-матбугат үзәге: 292-32-18