«Шагыйрь мәхәббәте»

Г.Тукай әдәби музее тамашачылар өчен «Шагыйрь мәхәббәте» дип аталган лекция тәкъдим итә. Лекция Г.Тукайның яшерен мәхәббәт тарихы турында сөйли. Лекция барышында шагыйрьнең сөю-мәхәббәт лирикасына, якын дуслары һәм замандашларының бу мәхәббәт тарихына бәйле истәлекләренә мөрәҗәгать ителә. Шулай ук Милли музей фондында һәм Г.Тукай әдәби музее экспозициясендә саклана торган материаллардан әзерләнгән электрон презентация күрсәтелә.

“Габдулла Тукай һәм Камил Мотыгый”

ХХ башы татар матбугаты хакындагы “Габдулла Тукай һәм Камил Мотыгый” лекциясе һәм электрон презентация тәкъдим ителә. Чара Г. Тукай белән язучы, нәшир, артист К. Мотыгыйның үзара мөнәсәбәтләренә багышлана.

“Тукай һәм театр”

“Тукай һәм театр” дип исемләнгән татар телендәге лекция Г. Тукайның театрга булган мөнәсәбәте белән таныштыра. Чарада татар профессиональ театрына нигез салучы Г. Камал, Г. Кариев, С. Гыйззәтуллина-Волжскаяларның Г. Тукай иҗаты белән бәйләнеше хакында да мәгълүматлар бирелә. Лекция вакытында электрон презентация күрсәтелә.

«Шагыйрь бишеге»

Тукайның Татарстандагы барлык музейларын бер көндә карыйсыгыз киләме? Сезгә ул балачакта күргән мәчет һәм чиркәүләрне күрү кызыкмы? Кызык булса, сезгә автобуста «Шагыйрь бишеге» дигән экскурсия маршрутын тәкъдим итәбез. Сәяхәт Г.Тукай әдәби музее (Казан) һәм шагыйрь бишеге булып саналган Әтнә, Арча яклары аша узачак.

Экскурсия сәгать 9.00 да Г.Тукай әдәби музеенда башланып китә. Музейда шагыйрьнең рухын аңларга ярдәм итә торган шәхси әйберләре саклана. Экскурсоводлар Тукайның Казандагы тормышы турында сөйли. Музейдан Казандыгы Тукай урыннарын карый-карый шагыйрьнең туган ягына юнәләбез.

Әтнәдәге музейда Тукай тормышындагы яңа эпизодлар белән танышып, шагыйрьнең туган авылы Кушлавычтагы Тукаевлар музеена юл тотабыз. Бу музейда Тукайның әнисе Бибимәмдүдәнең шәхси әберләре саклана.

Кушлавычтан юл – Кырлайга. Су анасы яшәп яткан елганы да күрерсез. Сәяхәтнең иң кызыклы мизгелләре сезне Кырлайда көтә. Кырлайдан киткәндә, Тукай Кушлавычта туган икәнен, ә аның күңелендә шигърият Кырлайда бөреләнгәнен истә калдырырсыз.

Казанга автобус кичке 5 кайтып җитә.

“Ашкынам мин мәңгелеккә”

Музей экспозициясе буенча обзор экскурсия Г. Тукайның тормышы, иҗаты белән таныштыра, рус яки татар телендә төрле буын вәкилләре өчен тәкъдим ителә.

Татар һәм рус телләрендә тематик экскурсияләр

“Тукайның балачагы”

Г. Тукайның балачагы турындагы экскурсия төрле яшьтәге кунаклар өчен тәкъдим ителә. Шагыйрьнең Кушлавыч, Өчиле, Кырлай авылларында узган тормышы хакында тирән мәгълүмат бирелә.

Детские годы Г. Тукая

Г.Тукайның Җаек һәм Казан чоры тормышы, иҗаты

Жизнь и творчество Г. Тукая в Уральске и Казани

Экскурсия Г. Тукайның Җаек һәм Казан шәһәрләрендә узган тормышына, иҗатына багышлана. Әлеге залда шагыйрьнең мемориаль әйберләре: фаянс шкатулка, түбәтәй, көмеш җиң каптырмалары, юл кәрҗине саклана.

Г. Тукай сәяхәтләре

Экскурсия шагыйрьнең Түбән Новгород, Сембер өязе, Әстерхан, Өфе, Петербург шәһәрләренә кылган сәяхәтләре турында сөйли.

Путешествия Г. Тукая

«Шүрәледә кунакта»

«Шүрәледә кунакта». Музей бәйрәме мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына (6-12 яшь) тәкъдим ителә. Габдулла Тукайның танылган герое — Шүрәле белән бергә балалар тылсымлы әкият дөньясына сәяхәт итәләр: уеннар уйныйлар, кроссворд чишәләр, мавыктыргыч сорауларга җавап эзлиләр. Бәйрәм Г. Тукай шигыренә язылган “Туган тел” җырын башкару белән тәмамлана.

“Сабантуй мизгелләре”

Төрле яшьтәге музей кунаклары өчен “Сабантуй мизгелләре” дип аталган музей бәйрәме тәкъдим ителә. Бәйрәм Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” повестеннән Сабантуй күренеше сурәтләнгән өзекне уку белән башланып китә. Музей кунаклары татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйда “катнашырлар”: татар халык биюен башкарырлар, төрле ярышларда осталыкларын күрсәтерләр.