2014 елның 23 июлендә Г. Тукай әдәби музеена “Аяз-Таһир Төркестан Идел Урал” фонды рәисе Тюлай Дюран килде. Тюлай Дюран зур кызыксыну белән музейны карады һәм Г. Тукайның тормышы, иҗаты турында экскурсия тыңлады. Ул шулай ук Иске татар бистәсенең тарихы урыннары: Юныс мәйданы, Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани урамнары, Кабан күле, Печән базары урыннары белән танышты, “Касыймия” мәдрәсәсе һәм язучы Г. Исхакый укыган татар укытучылар мәктәбе кунакта зур кызыксыну уятты. Тюлай Дюран тарихка кагылышлы сорауларын да бирде, аерым объектларны фотога төшерде. “Биредә татар дөньясының тарихи һәм мәдәни элементлары тупланган, аларны киләчәк буыннарга тапшыру бик мөһим”, дип белдерде Тюлай Дюран.