2016-2017 елларда Г. Тукай әдәби музей бинасында төзекләндерү-реставрация эшләре уздырылды һәм 2018 елның 30 августында заман таләпләренә җавап бирә торган яңа экспозиция ачылды.

Экспозиция татар шагыйре Габдулла Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштыра: аның балачагы, Казан һәм Җаектагы еллары, Сембер губернасы, Түбән Новгород, Әстерхан, Уфа, Санкт-Петербург һәм Троицкка сәяхәтләре яктыртыла. Биредә гасырлар чигендәге  татар җәмгыятенең төрле катламнары тормышы, күренекле татар интеллигенциясе вәкилләренең омтылышлары һәм эзләнүләре, ХХ гасыр башында милли үзаң һәм мәдәният үсеше чагылыш таба.

Рәхим итегез!!!