“Язгы мәрхәмәтлелек ае”
“Язгы мәрхәмәтлелек ае”
“Язгы мәрхәмәтлелек ае”

2016 елның 16-22 апрелендә Г. Тукай әдәби музеенда “Язгы мәрхәмәтлелек ае” дип исемләнгән акция узды. Акциядә катнашучылар Г. Тукай әдәби музеен бушлай тамаша кылды.

Апрель – Тукай ае. Г. Тукай әдәби музее шагыйрь туган айга зур игътибар юнәлтә. Апрель аенда музейда кызыклы экскурсияләр генә түгел, әдәби очрашулар, фәнни-гамәли конференцияләр уза, күргәзмәләр ачыла.

Язгы мәрхәмәтлелек ае” акциясендә интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр, ятим һәм авыру балалар, аз керемле казанлылар катнашты. Алар өчен музей буйлап кызыклы экскурсияләр тәкъдим ителде, “Шүрәледә кунакта”, “Мияубикә сезне кунакка чакыра” дип исемләнгән театраль тамашалар оештырылды. Акциядә катнашучылар шулай ук рәссам Ф. Аминовның музейда эшләп килгән “Сагынылган дога” күргәзмәсен дә карый алдылар.

Акция кысаларында Г. Тукай әдәби музеена Г. Тукай белән бәйле басмалар да кабул ителде. Бүләк тапшыручы – хәйрияче дә Г. Тукай әдәби музеен бушлай тамаша кылу хокукына ия булды.

Габдулла Тукай әдәби музее: 293-17-50

Редакция-нәшрият бүлеге-матбугат үзәге: 292-32-18