2014 елның 13 февралендә Габдулла Тукай әдәби музеенда “Тукай һәм аның даирәсе” циклыннан “Габдулла Тукай һәм Галиәсгар Камал” дип исемләнгән чара узды. Әлеге чара күренекле татар драматургы, журналист, нәшир, татар театрына нигез салучыларның берсе Галиәсгар Камалның тууына 135 ел тулуга багышланды.

Габдулла Тукай и Галиасгар Камал

Музей кунаклары татар әдәбияты дөньясына сәяхәт кылдылар. Чараның беренче өлешендә экспозиция һәм күргәзмәләр буенча экскурсия уздырылды. Мәктәп укучылары Г. Тукайның тормышы, иҗаты белән таныштылар, шагыйрьнең мемориаль әйберләрен күрделәр.

Музей экспонатлары белән танышкач, кунаклар әдәби салонга узды. Биредә алар “Габдулла Тукай һәм Галиәсгар Камал” дип исемләнгән кызыклы лекция тыңлады. Мәгълүм булганча, Г. Тукай һәм Г. Камал бер-берсенә гаять зур хөрмәт белән карый. 1907 елда Г. Тукай Казанга кайткач, Г. Камал аның якын дусларыннан берсе була. Ике әдипне шәхси, иҗади мөнәсәбәтләр бәйли: 1908 елда алар бергәләп “Яшен” сатирик журналын чыгара. “Яшен” журналы ябылгач, 19012 ел ахырына кадәр “Ялт-Йолт” журналында хезмәттәшлек итәләр.

Кунаклар Г. Камалның тормышы, иҗаты белән таныштылар. Электрон презентация барышында әдипнең гаиләсенең, якыннарының фотолары, документлары, хатлары, мемориаль әйберләренең фотолары күрсәтелде. Укучыларда ике әдипнең дуслыгы кызыксыну уятты, аларның дуслыгы турында Г. Камал музее мөдире Луара Шакирҗанова сөйләде.

Чара ахырында дуслык темасы һәм ике язучының иҗаты буенча викторина-конкурс уздырылды.