«Кулыма китап алам…» күргәзмәсе «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» җыентыгы басылуга 105 ел тулуга багышлана һәм Г. Тукай әдәби музееның күргәзмәләр залында 2019 елның 15 ноябреннән 2020 елның 25 февраленә кадәр эшлиячәк.
2019 елда татар халык шагыйре Г. Тукайның (1886-1913) иҗат итә башлавына 115 ел тула. Күргәзмә шагыйрь үзе әзерләгән, ләкин үзе күрмәгән соңгы китабына багышлана.
1913 елда, Г. Тукай үлгән елны, аның алты китабы, тагын бер елдан ун китабы дөнья күрә. 1914 елда «Мәгариф» нәшриятендә күптән көтелгән «Габдулла Тукай мәҗмугаи асаре» басыла. Шагыйрьнең исән чакта нәшер ителгән китаплары 20-70 битле булса, әлеге җыентык 463 биттән тора. 1918 елда ул аз гына үзгәртүләр белән кабат басыла.
Җыентыкның тарихы 1912 елның көзендә башлана. Аны шагыйрь үзе төзи, Клячкин хастаханәсендә ятканда да эшен дәвам итә.