Литературный музей Габдуллы Тукая

Гaбдулла Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан 1986 елның 11 июнендә шагыйрьгә багышлап әдәби музей ачыла.

Музей Г. Б. Руш һәм Ф. Р. Амлонг проекты буенча төзелгән ике катлы аерым таш йортта урнашкан. Йорт беренче дәрәҗәдәге сәүдәгәр Ибраһим Исхак улы Аппаковныкы (1821-1885) була. Иске Татар бистәсенең күрке саналырдай әлеге бинаның халыкта “Шамил йорты” дип аталуы очраклы түгел. 1884 елда И. Аппаков кызы Бибимәрьямбануны отставкадагы генерал-майор, кавказ халыкларының милли азатлык хәрәкәте җитәкчесе атаклы Шамил әл-Галинең уртанчы улы генерал Мөхәммәдшәфигә кияүгә бирә һәм бирнә итеп әлеге йортны да бүләк итә. 1904 елда Мөхәммәтшәфи Шамил Кавказга дәваланырга киткән җирендә вафат була. Бибимәрьямбану йортны кондитер товарлары җитештерү белән дан казанган Вәлиулла Ибраһимовка сата, ә үзе балалары белән С.- Петербургка китә. Шул рәвешчә, аерым бер дәвердә әлеге бина кондитер товарлары җитештерү урынын, аннары торак йорт ролен дә үти.Литературный музей Габдуллы Тукая

Йорт шагыйрьнең исемен йөрткән урамда урнашкан. Г. Тукай Юнысов мәйданындагы “Ялт-Йолт” журналы редакциясендә эшләгән. Редакция хәзерге Г. Тукай исемендәге кинотеатр урынында булган. Әлеге мәйданнан 1913 елның 15 апрелендә казанлылар шагыйрьне соңгы юлга озатканнар. Бу урамда Г. Тукай һәм аның дусларына бәйләнешле башка йортлар да булган. 63 нче йортта 1908-1909 елларда Тукайның актив катнашлыгы белән “Әл-ислах” газетасы чыгып килгән. 73 нче йортта рус-татар укытучылар мәктәбе (“учительская школа”) урнашкан булган. Казанга күчеп килгәннән соң Г. Тукай яшәгән “Болгар” һәм “Амур” кунакханәләре дә ерак түгел. Янәшәдә үк шагыйрь лекцияләр укыган “Шәрык клубы” бинасы. Әдипнең сатирик әсәрләрендә сурәтләнгән атаклы Печән базары да якында гына урнашкан булган.

Музей экспозициясе, анда тәкъдим ителгән әйберләр Г. Тукайның тормышы һәм иЛитературный музей Габдуллы Тукаяҗаты турында җентекле мәгълүмат бирә: шагыйрьнең бала чагы; әдип булып формалашкан Җаек һәм Казан чоры еллары; шагыйрьнең Түбән Новгород, Сембер өязе, Әстерхан, Өфе, Петербург калаларына булган сәяхәтләре; Тукайның шәхес һәм язучы буларак дөньяга тәэсире турында сөйли. Килгән кунаклар шулай ук Г. Тукай яшәгән чор, аның даирәсеннән булган аерым шәхесләр турында да мәгълүмат ала. Музей коллекциясендә шагыйрьнең фаянс тартма, түбәтәй, көмеш җиң каптырмалары, юл кәрҗине, карандаш савыты кебек мемориаль әйберләре, үлгәннән соң төшерелгән битлек, үзе исән вакытында дөнья күргән китаплары, фоторәсемнәре, Г. Тукай даирәсеннән булган шәхесләрнең шәхси әйберләре саклана.

Бүгенге көндә Г. Тукай әдәби музее татар милли-мәдәният дөньясының бер учагы булып тора. Биредә төрле яшьтәге кунаклар өчен экскурсияләр, әдәби очрашулар, кызыклы лекцияләр, балалар өчен Г.Тукай әсәрләре персонажлары белән музыкаль тамашалар һ.б. чаралар уза.

Музейга рәхим итегез!