Тукайның Татарстандагы барлык музейларын бер көндә карыйсыгыз киләме? Сезгә ул балачакта күргән мәчет һәм чиркәүләрне күрү кызыкмы? Кызык булса, сезгә автобуста «Шагыйрь бишеге» дигән экскурсия маршрутын тәкъдим итәбез. Сәяхәт Г.Тукай әдәби музее (Казан) һәм шагыйрь бишеге булып саналган Әтнә, Арча яклары аша узачак.
Экскурсия сәгать 9.00 да Г.Тукай әдәби музеенда башланып китә. Музейда шагыйрьнең рухын аңларга ярдәм итә торган шәхси әйберләре саклана. Экскурсоводлар Тукайның Казандагы тормышы турында сөйли. Музейдан Казандыгы Тукай урыннарын карый-карый шагыйрьнең туган ягына юнәләбез.
Әтнәдәге музейда Тукай тормышындагы яңа эпизодлар белән танышып, шагыйрьнең туган авылы Кушлавычтагы Тукаевлар музеена юл тотабыз. Бу музейда Тукайның әнисе Бибимәмдүдәнең шәхси әберләре саклана.
Кушлавычтан юл – Кырлайга. Су анасы яшәп яткан елганы да күрерсез. Сәяхәтнең иң кызыклы мизгелләре сезне Кырлайда көтә. Кырлайдан киткәндә, Тукай Кушлавычта туган икәнен, ә аның күңелендә шигърият Кырлайда бөреләнгәнен истә калдырырсыз.
Казанга автобус кичке 5 кайтып җитә.
“Бәхет эзләгәндә…”
“Бәхет эзләгәндә…” дип исемләнгән күргәзмә буенча обзор экскурсия Г. Тукайның замандашы, татар әдәбияты классигы Шәриф Камалның тормышы һәм иҗаты турында сөйли, аның мемориаль әйберләре белән таныштыра. Экспозициядә Шәриф Камалның китаплары, хатлары, документлары, шәхси әйберләре урын алган.
“Ашкынам мин мәңгелеккә…”
Музей экспозициясе буенча обзор экскурсия рус яки татар телендә төрле буын вәкилләре өчен тәкъдим ителә. Экскурсиядә Г. Тукай тормышы, иҗаты, аның мемориаль әйберләре белән танышырга, шагыйрь яшәгән XIX гасыр ахыры – ХХ башы чорына сәяхәт кылырга мөмкин.
“Исемдә калганнар”
Г. Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик повесте буенча музей дәресе. Дәрес Г. Тукай тәэсирләренә бәйле экспонатларны күрсәтү юлы аша 5-7 сыйныф мәктәп укучылары өчен уздырыла. Чара музей экспозициясендә – “Тукайның бала чагы” залында уза һәм повесть буенча язылган сәнгать әсәрләре турындагы электрон презентация күрсәтү белән тәмамлана.
“Әлифба бәйрәме”
1 сыйныф укучыларының тәүге дәреслеге – әлифба тәмамлануга багышлана. Әлеге бәйрәмнең Әдәбият елында татар халкының күренекле шагыйре Г. Тукай әдәби музеенда оештырылуы балалар тормышының якты мизгеленә әверелер. Программада шигырьләр, җырлар, викториналар, шагыйрьнең әкият геройлары белән уеннар, ХХ гасыр башына караган мәдрәсәнең шартлы интерьеры белән танышу.
«Шүрәледә кунакта»
«Шүрәледә кунакта». Музей бәйрәме мәктәпкәчә һәм кече яшьтәге мәктәп балаларына (6-12 яшь) тәкъдим ителә. Габдулла Тукайның танылган герое — Шүрәле белән бергә балалар тылсымлы әкият дөньясына сәяхәт итәләр: уеннар уйныйлар, кроссворд чишәләр, мавыктыргыч сорауларга җавап эзлиләр. Бәйрәм Г. Тукай шигыренә язылган “Туган тел” җырын башкару белән тәмамлана.
“Сабантуй мизгелләре”
Төрле яшьтәге музей кунаклары өчен “Сабантуй мизгелләре” дип аталган музей бәйрәме тәкъдим ителә. Бәйрәм Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” повестеннән Сабантуй күренеше сурәтләнгән өзекне уку белән башланып китә. Музей кунаклары татар халкының милли бәйрәме – Сабантуйда “катнашырлар”: татар халык биюен башкарырлар, төрле ярышларда осталыкларын күрсәтерләр.
“Мияубикә кунакка чакыра”
“Мияубикә кунакка чакыра” исемле театральләштерел
«Шагыйрь мәхәббәте»
Г.Тукай әдәби музее тамашачылар өчен «Шагыйрь мәхәббәте» дип аталган лекция тәкъдим итә. Лекция Г.Тукайның яшерен мәхәббәт тарихы турында сөйли. Лекция барышында шагыйрьнең сөю-мәхәббәт лирикасына, якын дуслары һәм замандашларының бу мәхәббәт тарихына бәйле истәлекләренә мөрәҗәгать ителә. Шулай ук Милли музей фондында һәм Г.Тукай әдәби музее экспозициясендә саклана торган материаллардан әзерләнгән электрон презентация күрсәтелә.
“Үз юлымнан барам”
Г. Тукайның тормышы һәм иҗаты турындагы лекция 7-11 сыйныф укучылары өчен укыла. Электрон презентация шагыйрьнең шәхси әйберләре белән танышырга мөмкинлек бирә.
«Театр яктылыкка, нурга илтә»
“Театр яктылыкка, нурга илтә” лекциясе беренче татар артистлары Г. Кариев, С. Гыйззәтуллина-Во