2014 елның 2 июнендә Г. Тукай әдәби музеенда Америкада яшәп иҗат итүче тәрҗемәче Сурайя Гайнуллина тарафыннан татар язучыларының рус теленә тәрҗемә итеп бастырган китапларын тәкъдим итү чарасы узды. Чара 1 июнь – Халыкара балаларны яклау көненә багышланды.

Халыкара балалар яклау көне ел саен дөньяның күп илләрендә билгеләп үтелә. Бу көн турындагы карар 1949 елда Парижда хатын-кызлар конгрессында кабул ителә һәм беренче тапкыр 1950 елда уза. Соңрак төрле илләрдә үткәрелә башлаган әлеге бәйрәмдә балалар хокукын яклау буенча докладлар укыла, балалар өчен төрле ярышларда, конкурсларда катнашу мөмкинлеге тудырыла, яңа фильмнар һәм тапшырулар төшерелә, акцияләр уза.

Г. Тукай әдәби музеенда узган бу көнгә нисбәтле бәйрәм тәрҗемәче Сурайя Гайнуллина иҗатына багышланды. Сурайя Гайнуллина – һөнәре буенча биофизик, биология фәннәре кандидаты. Бүгенге көндә Американың Нью-Йорк шәһәрендә яши. Татар һәм инглиз телләреннән әдәби тәрҗемәләр ясый, берничә тәрҗемә җыентык авторы. Ул Хәсән Туфан, Лена Шагыйрьҗан, Роберт Миңнуллин, Йолдыз, Илсөяр Иксанова, Фәрит Яхин, Рифат Сәлах, Рәхимә Арсланова, Хәмит Вәлиди, Равилә Шәйдуллина, Нәзифә Кәримова әсәрләрен рус теленә тәрҗемә иткән. Тәрҗемәләре Роберт Миңнуллинның “Жду мой кораблик”, Илсөяр Иксанованың “Я – только сердце”, “На струнах лет…”, Рәхимә Арсланованың “Путешественник”, Равилә Шәйдуллинаның “Смелый мальчик”, күмәк авторларның “Буду капитаном” исемле җыентыклары булып дөнья күргән.

Бәйрәм чарасына балалар язучылары, шагыйрьләр, журналистлар, шигырь сөюче мәктәп укучылары җыелды. Чарада шагыйрь, Г. Тукай премиясе лауреаты Роберт Миңнуллин, язучы һәм галим Фәрит Яхин, шагыйрә, “Түгәрәк уен” журналы баш мөхәррире Илсөяр Иксанова, шагыйрә, А. Алиш премиясе лауреаты Йолдыз Шәрәпова, Казан шәһәренең 20 нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова, шагыйрьләр Рифат Сәлах, Хәмит Вәлиди чыгыш ясады. Чыгышларда татар әдәби әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүнең татар әдәбиятын саклау, үстерүдә мөһим һәм кирәкле эш булуы ассызыкланды. ТР халык артисты Фердинанд Сәлахов, җырчылар Гөлнур Урманчиева, Илназ Гарипов, Н. Җиһанов исемендәге КДК студенты Ярамир чыгышлары бәйрәм кичәсен тагын да баетты. Чараны Татарстанның халык артисты Рәшит Сабиров алып барды.

Габдулла Тукай әдәби музее: 293-17-50

Редакция-нәшрият бүлеге-матбугат үзәге: 292-32-18