2014 елның 28 ноябрендә Г. Тукай әдәби музеенда тарихчы, галим Җәүдәт Миңнуллинның “Шәрык клубы” исемле фәнни-популяр китабын тәкъдим итү кичәсе узды.

Китапны тәкъдим итү өчен Г. Тукай әдәби музее сайлану очраклы түгел. Габдулла Тукайның тормышы, иҗаты Шәрык клубының барлыкка килүе һәм эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнештә тора. Габдулла Тукай татар зыялыларының Казандагы мәдәни үзәге булып яшәгән әлеге клубта даими кунак була. Биредә ул лекцияләр белән чыгыш ясый, әдәби кичәләрдә шигырьләрен укый, беренче кыллы оркестр башкаруында татар халык җырларын тыңлый, мәдәният вәкилләре белән аралаша.

Шәрык клубында уздырылган кичәләрдә Г. Тукай әсәрләренә еш мөрәҗәгать иткәннәр. Мәсәлән, “Шәрык клубы” китабында язылганча, 1914 елда уздырылган Мәүлид кичәсендә 45 баладан торган хор Г. Тукайның “Таян аллага” шигыренә язылган җырны башкара.

“Шәрык клубы” китабы чыгу – шатлыклы вакыйга. Әлеге басма тарих фәнен сөючеләр өчен, Г. Тукай тормышы, иҗаты, татар мәдәнияты тарихы белән кызыксынучылар өчен файдалы бер чыганак булып тора.

Китапны тәкъдим итүдә тарих, әдәбият фәне вәкилләре, мәдәният, сәнгать эшлеклеләре катнашты. Китапның авторы, галим Җәүдәт Миңнуллин үзенең чыгышында “Шәрык клубы”ның татар мәдәнияте үсеше тарихында әһәмиятле роль уйнавын ассызыклап үтте. Шулай ук әлеге клубның оешу тарихы, ул урнашкан биналар, анда уздырылган кичәләр хакында сөйләде. “Моңа кадәр клубның хәтта оешу вакыты да, статусы да дөрес күрсәтелмәде”, – ди галим. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәге мөдире, филология фәннәре докторы Р. Исламов Г. Тукайның Шәрык клубында укыган лекциясе хакында сөйләде, Җ.Миңнуллинның Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйле фактларны ачудагы эшчәнлеген бәян итте.

Профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Искәндәр Гыйләҗев Җәүдәт Миңнуллинны XIX йөз ахыры – XX гасыр башы татар тарихын иң яхшы белүче галим дип бәяләде, энциклопедик белемгә ия булуына басым ясады. И.Гыйләҗев китап авторының бик күп эзләнергә яратуын, һәр фактны җентекләп тикшерүен югары бәяләде.

Кичәдә Татарстан Милли китапханәсененең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Айрат Заһидуллин, тарих фәннәре кандидаты, КФУ доценты Фәрит Шәкүров, тарихчы А. Мәхмүтова да чыгыш ясады. Алар Җ.Миңнуллинның эшчәнлегенә югары бәя бирделәр, китапның милли тарихыбыз һәм әдәбиятыбыз белән кызыксынучылар өчен файдалы булуын билгеләп үттеләр.

Г. Тукай әдәби музеенда узган әлеге кичәдә шулай ук ХХ йөз башында “Шәрык клубы” кичәләре программаларына кертелгән татар халык җырлары һәм Тукай шигырьләре яңгырады.