Г. Тукай әдәби музеенда 26 апрельдән Игорь Майоров күргәзмәсе эшли.

Иҗат эшләренең авторы – Ленинград рәссамы Игорь Майоров (1946-1991). Бөек шагыйрь Габдулла Тукайның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә ул шагыйрьнең 100 образ-портретын ясаган булган. Казанда Тукай музеенда шуның 18е тәкъдим ителә.

Майоров үзе исән чакта, рәсемнәре киңкүләм танылу алмаган. Бүген исә ул портрет остасы буларак танылган шәхес. Ул Габдулла Тукай портретлары белән генә түгел, Иосиф, Бродский, Владимир Высоцкий, Анна Ахматова, Марина Цветаева, Бетховен кебек шәхесләрнең портретлары белән дә игътибарга лаек.

«Тукай карашы» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән эшләр Санкт-Петербургта яшәүче Александр Колосковның шәхси коллекциясеннән алынды.

Күргәзмә 9 июньгә кадәр дәвам итәчәк.